2 август 2017 яңалыклары
-
Район үзәге урамнарын тәртиптә тотучылар кемнәр?
Яшелләндерү һәм төзекләндерү унитар предприятиесе эшчеләренә җәйге көннәр урак өсте дисәк тә ялгышмабыз. Мул яңгырлардан соң ныклап үскән үләнне чабып, күпфатирлы йортлар территорияләрен чистарту белән мәшгуль алар. Урамда планировка эшендә дә катнашалар - үлән чабу, газон чәчү, су сибү, агачлар утыртуда, чәчәклекләрне йомшартып утауда предприятие хезмәткәрләре тырыш хезмәт куя.
-
Мөслимдә "Мәк" операциясе бара
1 августта «Мәк» оператив-профилактик операциясенең икенче этабы старт алды. Үсемлек наркотиклары белән бәйле булган хокук бозуларны кисәтү, шулай ук наркотик матдәләр чималын җитештерү, үстерү очракларын ачыклау максатыннан оештырылучы әлеге чара 1 октябрьга кадәр дәвам итәчәк.
-
2 август – һава десанты гаскәрләре көне
Быел һава десанты гаскәрләре оешуының 87 еллыгы билгеләп үтелә. Районыбызда да "десант" дигән горур исемне йөртүчеләр шактый.